“ЧистаБулыр” яшьләр хәрәкәте Татарстанның балалар һәм студентлар командаларын эко-квестта катнашырга чакыра.

2017 елның 24 марты, җомга

“ЧистаБулыр” яшьләр экологик хәрәкәте “Чәчәк ат, минем Республикам” дигән онлайн эко-квест башлап җибәрде. Конкурс Татарстан Республикасында экологик икеайлык вакытында 2017 елның 1нче апреленннән 31нче маена кадәр узачак. Катнашырга республиканың балалар һәм студентларының 4 -10 кешелек командалары чакырыла.

Экологик квестны узу өчен мероприятиенең шартларын үтәргә кирәк:

- “ЧистаБулыр” яшьләр экологик хәрәкәтенең рәсми сайтында (http://budetchisto.tatar) катнашучы булырга һәм хәрәкәтнең «ВКонтакте» социаль челтәрендәге “Татарстанда чиста булыр” (https://vk.com/budetchisto_tatar) төркемендә торырга; 

- тутырылган заявканы 7нче апрельгә кадәр budetchisto.tatar@mail.ru электрон адресына җибәрергә;

- максималь санда биремнәр үтәргә.

Җиңүчеләрне бүләкләү июнь башында булачак. Аеруча актив командалар “Чиста булыр” Яшьләр экологик хәрәкәтенең кыйммәтле призларын һәм бүләкләрен алачак.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International