Санкт-Петербургта “Экологик мәгърифәт – чиста ил” VIII Нева халыкара экологик конгрессы узачак.

2017 елның 24 марты, җомга

25-26 майда Санкт-Петербургта “Экологик мәгърифәт – чиста ил” VIII Нева халыкара экологик конгрессы була, ул экологик җаваплы тәртип, “яшел икътисад” үсеше, җитешерү һәм куллану культурасы, сәламәт яшәү рәвеше мәсьәләләренә багышлана. Мероприятие Санкт-Петербургта Таврия сараенда БДБ илләре - дәүләтләрнең Парламентара Ассамблеясе, Россия Федерациясе Федераль җыены Федерация Советы, Россия Федерациясе Табигый ресурслар һәм экология министрлыгы  булышлыгы белән уздырыла. Программаның эшлекле өлеше кысаларында пленар утырыш һәм тематик түгәрәк өстәлләр узырылачак, аларда конгресста катнашучы Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлеге һәм башка илләрнең законнар чыгаручы һәм башкарма дәүләт хакимияте органнары җитәкчеләре, халыкара оешмалар, эшлекле даирәләр,  белем бирү һәм фәнни-тикшеренү учреждениеләре, массакүләм мәгълүмат чаралары, иҗтимагый оешмалар   вәкилләре аеруча мөһим мәсьәләләр буенча фикер алышачак. Дискуссия нәтиҗәләре буенча экологик мәгрифәтне үстерүгә, экологик юнәлешле, энергия саклагыч технологияләр кертүгә, яшәүнең сәламәт мохитен тәэмин иүгә һәм кешенең тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлтелгән законнарны камилләштерү буенча тәкъдимнәр формалаштырылачак.

Конгрессның төп максаты – экологик иминлекнең, халыкның сәламәтлеген саклауның, калдыклар белән эш итү системасын камилләштерүнең уңышлы стратегияләрен һәм программаларын гамәлгә ашыруның, иң яхшы һәркем өчен мөмкин булган технологияләрне кертүнең нигезе буларак экологик белем бирү системасын формалаштыру  мәсьәләләре буенча мәгълүмат һәм тәҗрибә уртаклашу.

Конгресста катнашу өчен, www.ecocongress.info сайтында теркәлергә кирәк. Өстәмә мәгълүматны БДБ парламентара Ассамблеясе сайтында www.iacis.ru һәм (812) 326-69-79 телефоны буенча алырга мөмкин.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International