Чулманның төбен һәм ярын үзгәртеп, татарстанлы берәү су объектына зыян китергән. Закон бозучыны ике маддә буенча җаваплылыкка тартачаклар.

2017 елның 11 феврале, шимбә

Лаеш районының Атабай авылында Татарстан кешесе Чулман елгасы акваториясе төбен һәм ярын үзгәртеп, табигатькә зарар китергән. Әлеге факт бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы инспекторлары тарафыннан дәүләт экологик мониторингы барышында ачыкланды. Су объекты ярында авыр техника эшли иде. Экология министрлыгы инспекторлары Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.6 маддәсе (“Су объектын рөхсәтсез биләп алу”) һәм, гомумтаралган файдалы казылмалар: ком һәм балчык чыгару аркасында, 7.3 маддәсе (“Җир асты байлыкларыннан лицензиясез файдалану”) бозылу очракларын теркәделәр. Факт буенча административ эш кузгатылды. Барлык материаллар Казан районара табигать саклау прокуратурасына тапшырылачак.

Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында Республика иҗтимагый экологик кабулияте эшли. Табигать саклау өлкәсендәге законнарны бозуның барлык фактлары турында (гомумтаралган файдалы казылмаларны законсыз чыгару, рөхсәт ителмәгән чүплекләр, су объекты янына үтеп керүне чикләү, сулыкларга, туфракка пычраткыч матдәләр ташлау, атмосфера һавасын пычрату турында) хәбәр итәргә мөмкин:

  • (843)267-68-67 телефоны буенча;
  • eco.signal@tatar.ru электрон почтасы буенча;
  •  http://eco.tatarstan.ru/rus/priem.htm интернет-кабулияткә;
  • WhatsApp һәм Telegram элемтә каналлары буенча +79872169779 номерына;
  • “Халык контроле” системасында “Экология” категориясенә;
  • “Мәктәп эко-патруле” мобиль кушымтасы буенча.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International