Татарстанда баткан суднолар барлана

2016 елның 20 августы, шимбә

Бүген Урман гаване янында Идел төбен тикшерү үткәрелде. Чумучыларга Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев та кушылды.

“Монда төптә яткан судно зур гына, 15 еллар элек баткан. Аны кайчан чыгару турында әйтергә әле иртәрәк, һәр очрак үзенә аеры һәм комплекслы чишелеш сорый. Республика буенча без 100дән артык баткан судноны теркәдек, фотога һәм видеога да төшердек. Яртыдан күбесенә инде экологик тикшерү дә үткәрелде. Баткан судноның экосистемага йогынтысы “Фламинго” эко-анализ судносы белән өйрәнелә. Иң беренче чиратка без аларга тулы инвентаризация ясау бурычын куябыз”, – дип белдерде министр, төпкә чумып чыкканнан соң.

ТР ФА ИПЭН директоры урынбасары Дмитрий Ивановның әйтүенчә, республика сулыкларында органик матдәләр, нефть продуктлары һәм авыр металлар микъдары норма­да тора. Тимер, марганец һәм бакыр артып киткән аерым урыннар бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International