Быел законсыз казылма чыгарган өчен 3 җинаять эше ачылды. Бозучылар РФ ҖК 171 ст. 1 ө. (“Эшмәкәрлек белән лицензия мәҗбүри булган очракларда теркәлүсез я лицензиясез шөгыльләнү, әгәр бу эшмәкәрлек гражданнарга, оешмаларга я дәүләткә зур зыян салса яисә зур күләмдә керем алуга бәйле булса”) буенча җавапка тартылды. Җинаять эшләре буенча зыянның тулай суммасы – 6 568 698 сум.
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белгечләре Идел һәм Кама елгалары акваториясен даими тикшереп тора. Бүгенгәчә Куйбышев һәм Түбән Кама сусаклагычларында 59 файдалы казылма яткылыгы тикшерелде, рейдлар нәтиҗәсендә 10 закон бозу ачыкланды.
Билгеле булганча, 2016 елда Россия Федерациясенең Татарстан буенча Тикшеренүләр комитеты белән хезмәттәшлек турында килешү төзелде. Россия МВДсының Казан транспорт линия идарәсе, МВДның Татарстан буенча Экономик җинаятьләргә каршы көрәш идарәсе, Россия Федерациясенең Татарстан буенча Тикшеренүләр комитеты белән берлектә су буйларына рейдлар, шул исәптән төнге рейдлар, һавадан күзәтүләр оештырыла. Шундый эшләр нәтиҗәсендә су объектларында тулай таралган файдалы казылмалар чыгаруга бәйле бозулар кими башлады.
Министрлыкның матбугат хезмәте