Татарстанда санитар-экологик икеайлык үткәрүнең ике атнасында 888 хокук бозу ачыкланган

2024 елның 22 апреле, дүшәмбе

Татарстанда 1 апрельдә башланган санитар икеайлыкның беренче ике атнасында табигать саклау ведомстволары һәм күзәтчелек органнары тарафыннан 888 хокук бозу ачыкланган, шуларның 485е рөхсәтсез калдыклар урнаштыру өлешендә.

Җәмәгать кабул итү бүлмәсенә 1 034 мөрәҗәгать килгән. Апрель башыннан Мәктәп эко-патруле системасы аша гына 634 хәбәр кергән.

Муниципаль берәмлекләр тарафыннан икеайлык башыннан 13 мең куб.м. каты көнкүреш калдыклары чыгарылган, территорияләрне чистартуга 53 меңнән артык кеше һәм 755 берәмлек техника җәлеп ителгән.

Республиканың транспорт комплексы предприятиеләре тарафыннан төбәк һәм федераль әһәмияттәге гомуми файдаланудагы автомобиль юлларына бүлеп бирелгән полосалардан 1 мең 556 куб.м. каты көнкүреш калдыклары җыелган, 788 кеше һәм 148 махсус техника берәмлеге эшләгән.

18 апрельдә республиканың 5 муниципаль районы территориясендә быел беренче авиаочыш үткәрелде. Биеклектән Казан тирәсен, шулай ук Татарстанның Лаеш, Питрәч, Биектау һәм Зеленодольск районнары территорияләрен карадылар. Табигатьне саклау законнарын бозуның 68 очрагы ачыкланган. Авиаочыш барышында су саклау зонасына аерым игътибар бирелгән.

27 апрельдә шулай ук тимер юлның бүлеп бирелгән полосаларын комиссияле урап узу планлаштырыла. Барлык муниципалитетлар да паркларны, скверларны һәм массакүләм ял итү урыннарын җыештыруга керештеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International