Министрлыкта быел беренче тапкыр климат сәясәте һәм Татарстанны декарбонизацияләү планнары мәсьәләләре буенча эшче төркем утырышы узды

2024 елның 5 апреле, җомга

Экология министрлыгында климат сәясәте һәм республиканы декарбонизацияләү буенча планнар мәсьәләләре буенча эшче төркем утырышы узды.

2024 елда беренче утырышның темасы Татарстан Республикасының 2050 елга кадәр парник газлары чыгаруның түбән дәрәҗәсе булган социаль-икътисади үсеш стратегиясен гамәлгә ашыру чаралары планы проектлары булды.

Эшче төркем әгъзаларына урман фондына кермәгән саклагыч агачларның кирәкле чикләрен билгеләү өчен төбәкнең орофотопланнарын цифрлаштыру буенча эш нәтиҗәләре тәкъдим ителде. Шулай ук КДЭУның төзелеш предприятиеләрендә углерод эзен исәпләү һәм күп тоннажлы энергетика калдыкларын утильләштерүнең энергияне саклый торган технологияләрен куллану өлкәсендәге чаралары каралды.

Фикер алышу нәтиҗәләре буенча катнашучылар проектларны алга таба гамәлгә ашыруга һәм аларны куллану перспективаларына тәкъдимнәр әйттеләр. «Төбәкнең ортофотопланнарын цифрлаштыру буенча алып барылган эшләр республикабызның парник газларын инвентаризацияләгәндә исәпкә алыначак», – дип ассызыклады экология министры урынбасары  Ольга Манидичева.

Белешмә: 2050 елга кадәр парник газлары чыгаруның түбән дәрәҗәсе булган социаль-икътисадый үсеш стратегиясен гамәлгә ашыру чаралары планы Татарстан икътисадының углерод нейтральлегенә ирешү өчен кабул ителде һәм гамәлгә ашырыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International