Экология министрлыгы инспекторлары Минзәләнең 2нче мәктәбендә экодәрес үткәрделәр

2024 елның 26 марты, сишәмбе

Балалар Кама буе территориаль идарәсе хезмәткәрләренә нинди чараларда актив катнашулары турында сөйләделәр. Мәсәлән, макулатура, батарейкалар җыялар, кошларны һәм хәтта урман хайваннарын да ашаталар.

Минзәлә районында урманнарда  пошилар  һәм кабаннар өчен махсус азык ашату урыннары бар.



Инспекторлар, үз чиратында, тиздән санитар-экологик икеайлык кысаларында «Экояз» конкурсы башланачагын искәрттеләр һәм балаларны әлеге чараларда актив катнашырга чакырдылар. «Мәктәп экопатруле» кушымтасы турында җентекләп сөйләделәр. Балалар аның турында беләләр икән, ләкин күпләрнең дөрес куллану буенча сораулары бар иде. Инспекторлар системага ничек керергә һәм фотоларны ничек йөкләргә икәнен күрсәттеләр.

Дәрес ахырында барлык укучыларга «Экология мәктәбе» китаплары бүләк ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International