Түбән Камада экологлар хокук бозучыны тиешсез урында кар бушатканда тоткан

2024 елның 20 феврале, сишәмбе

Түбән Кама шәһәренең Чабьинская урамында мониторинг барышында Экология министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе инспекторлары юлларны чистартудан соң чыгарылган кар массасын ташлау фактын теркәделәр. Экологлар бу урында карны тиешсез урында бушатучы  машинаны туктата. Кар чүплегенең мәйданы 624 кв. м, күләме 749 куб. м тәшкил итә.

Транспорт чарасының хуҗасын билгеләү өчен инспекторлар тарафыннан Түбән Кама районы буенча Россия Эчке эшләр идарәсенә запрос җибәрелгән. Алынган мәгълүматларга караганда, автотранспорт шәхси эшмәкәргә карый. Әлеге шәхси эшмәкәр Федераль экологик күзәтүгә караган булу сәбәпле, барлык материаллар да чаралар күрү өчен Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Идел-Кама төбәкара идарәсенә тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International