Бүген Министрлыкта Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы, Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан идарәсе һәм «СИБУР Холдинг» ГАҖ компанияләре төркеменә кергән Татарстан предприятиеләре – «Түбән Кама Нефтехим» ГАҖ һәм «Казаноргсинтез» ГАҖ арасында сәнәгать объектлары территорияләрендә штаттан тыш хәлләр килеп чыкканда багланышлар һәм хезмәттәшлек итү турында 3 яклы Килешүгә кул куелды. Килешүләр кысаларында штаттан тыш хәлләр килеп чыкканда әйләнә-тирә мохит мониторингы буенча үзара эш итүнең оператив тәртибе каралган.