Татарстанның Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы белгечләре нәни тикшерүчеләрнең беренче адымнарын бәяләде

2023 елның 18 декабре, дүшәмбе

Буаның «АБВГДЕЙКа» балалар бакчасында «Нәни тикшерүчеләрнең беренче адымнары» зона экологик фәнни-гамәли конференциясе узды. Анда Тәтеш, Апас, Актаныш һәм Буа районнарыннан балалар катнашты. 15 бала «Тәҗрибә-тикшеренү эшчәнлеге» һәм «Экология һәм туган якны өйрәнү» кебек темалар буенча үз эшләрен тәкъдим итте. Жюри әгъзалары сыйфатында, шул исәптән, ТР Экология министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе инспекторлары да чыгыш ясады. Быел конференциягә балалар күп кенә гамәли проектларны җибәргәннәр. Мәсәлән, кайберәүләр суүткәргеч һәм чишмә суын ике атна дәвамында күзәткәннәр һәм суүткәргеч суында утырма барлыкка килүен һәм су сакланып торган савытның тышча белән капланганын билгеләгәннәр. Башка балалар сабынны өйрәнгәннәр һәм аның микробларга каршы көрәштә нинди сыйфатларының ярдәм итүе турында белгәннәр.

«Шунысын билгеләп үтәргә телим, ел саен тәрбияләнүчеләрнең тикшеренү эшчәнлеге киңәя, төрлеләнә бара. Балалар яшелчәчелек, туган як табигатен, безнең зонаның табигый мирас объектларын өйрәнәләр. Проектларның кызыклы темалары әйләнә-тирә мохитнең пычрануы һәм аның кешенең сәламәтлегенә ничек тәэсир итүенә багышланган иде», – дип билгеләп үтте ТР Экология министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе белгече Ләйсән Гыйматдинова.

Конференция нәтиҗәләре буенча жюри әгъзалары һәр номинациядә җиңүчеләрне билгеләделәр һәм Татарстан Экология министрлыгының дипломнары һәм истәлекле бүләкләре белән бүләкләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International