Алабуга районында Кама яны территориаль идарәсе инспекторлары рөхсәтсез чүплек тапкан

2023 елның 5 декабре, сишәмбе

Алабуга районын тикшерү барышында Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама яны территориаль идарәсе инспекторлары Танай авыл җирлегендә рөхсәтсез калдыклар җыю урынын ачыклаганнар. Пычранган урын мәйданы 132 квадрат метр тәшкил итә.

Алабуга районы Танай авыл җирлеге башкарма комитетына табигать саклау законнарын бозуның ярамавы һәм чүплекне бетерү турында кисәтү бирелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International