Кышлаучы кошлар. Экологлар балаларга кошлар турында искәртеп уздылар

2023 елның 4 декабре, дүшәмбе

Казанның 128 һәм 408 нче балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр кошлар һәм аларның яшәү рәвеше турында белделәр. ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары «кышкы кунаклар» белән очрашуга ничек әзерләнергә кирәклеге турында сөйләделәр. Балалар табышмаклар чиштеләр, экологларны зур кызыксыну белән тыңладылар һәм үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. Балалар кошларны нәрсә белән тукландырырга һәм нәрсә белән тукландырырга ярамый икәнлеген белделәр. «Онытмагыз, артык тырышлык һәрвакытта да яхшы түгел, шуңа күрә кошларны аларга үзләренә ризык табарга мөмкинлек бирерлек итеп ашатырга кирәк», – дип сөйләде экологлар.

Кама аръягы территориаль идарәсе инспекторлары да шундый ук дәрес үткәрделәр. Алар Түбән Кама районының 10 нчы мәктәбе укучыларына җимлекне ничек ясарга икәнлеген күрсәттеләр, чөнки хәзер нәкъ менә җимлекләр ясау вакыты җитте.

Ә Арчаның 2 нче мәктәбенең 4 нче сыйныф укучылары һәм Төньяк идарә экологлары кайсы кошларның җылы якларга кышларга очуын һәм кайсыларының безнең киңлекләрдә калуын ачыкладылар. Алар универсаль җимлекне ничек ясарга, ул нинди зурлыкта булырга, нинди материалдан һәм нинди формада булырга тиеш – шулар турында фикер алыштылар. Ахырда экологлар кошларны сурәтләүнең гади алымнары белән уртаклаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International