Нурлат интернат-мәктәбе балалары экологик әкияткә сәяхәт кылдылар

2023 елның 21 ноябре, сишәмбе

Башлангыч сыйныфлар өчен предмет атнасы кысаларында Нурлат мәктәбендә экочара узды. Педагоглар укучылары белән бергә «Урман аланында» дигән экологик әкият куйдылар. Театральләштерелгән чарага Татарстан Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторларын да чакырулы иде.

Балалар үзләренең иҗади сәләтләрен генә түгел, табигать турында яхшы белемнәрен дә күрсәттеләр. Инспекторларга безнең урманнарда нинди хайваннар яши, анда нинди үсемлекләр бар һәм аларның кайсылары файдалы, ә кайсылары агулы, шулар хакында сөйләделәр.

Үз чиратында, Көньяк-Көнчыгыш идарәсе белгече Венера Мингалиева балалар белән әңгәмә үткәрде һәм экологик проблемалар, аларның барлыкка килү сәбәпләре һәм мөмкин булган хәл итү юллары турында сөйләде. 

Чара ахырында экологлар мәктәпкә ТРда табигатьне саклау тарихы турында «Биология души» дигән китап бүләк иттеләр.

«Балаларга һәм педагогларга инициатива һәм экология мәсьәләләренә битараф булмаулары өчен рәхмәт белдерәсем килә», – дип билгеләп үтте Венера Мингалиева.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International