ТР Экология министрлыгының лачын-балабанны реинтродукцияләү проекты «Ышанычлы партнер – Экология» Бөтенроссия конкурсында җиңүче булды

2023 елның 14 ноябре, сишәмбе

ТР Экология министрлыгының лачын-балабанны реинтродукцияләү проекты «Биологик төрлелекне саклау өлкәсендә иң яхшы проект» номинациясендә «Ышанычлы партнер – Экология» V Бөтенроссия табигатьне саклау практикалары конкурсында җиңүче булды.

Җиңүчеләрне бүләкләү бүген Мәскәүдә "Россия сегодня" МИА матбугат үзәге мәйданчыгында узды. Татарстан проектын Россия Федерациясе экология министры урынбасары Константин Цыганов үзенең кереш сүзендә иң кызыклы һәм актуаль проектларның берсе дип билгеләп үтте. Җиңүче дипломын алгач, министр урынбасары Ольга Манидичева ТР Экология министрлыгының конкурста традицион рәвештә катнашып килүе турында ассызыклады. «Бу бүләк безнең өчен эшебезнең кадерле булуын һәм файда китерүен раслады. Әлеге проектка үз өлешләрен керткән һәркемгә, шулай ук Бөтенроссия конкурсын оештыручыларга югары бәя биргәннәре һәм хәзер Татарстан Республикасында алып барыла торган эш турында сөйләргә мөмкинлек биргәннәре өчен чын күңелдән рәхмәтемне белдерәсем килә. СИБУР компаниясе гранты безгә моны эшләргә мөмкинлек бирде. Проект хакимият, бизнес, фән һәм җәмгыятьнең уңышлы диалогы үрнәге булып тора. Ул фәнни җәмәгатьчелекнең зур игътибары астында барды, ә безнең волонтерлар, төбәк-иҗтимагый оешмалар бу проектны гамәлгә ашырдылар. Безнең проектка өлеш керткән, аны тормышка ашырырга ярдәм иткән һәркемгә зур рәхмәт әйтергә телим».

Министр урынбасары билгеләп үткәнчә, нәкъ менә шундый интеграция, анда фәнни караш, бизнесның катнашы, экология мәсьәләләрен хәл итүдә халыкның актив катнашуы «Экология» илкүләм проектының төп юнәлешләрен тормышка ашыруга ярдәм итә.

Исегезгә төшерәбез, ТР Экология министрлыгының лачын-балабанны реинтродукцияләү буенча сынау проекты быел волонтерларны җәлеп итеп, фәнни берләшмәнең фәнни ярдәме белән гамәлгә ашырылды. Проектның төп максаты – безнең республикада Кызыл китапка кертелгән лачын-балабан популяциясен торгызу. Проект узган ел әйләнә-тирә мохитне саклауга социаль инвестицияләр программасы кысаларында игълан ителгән СИБУРның «Яхшы эшләр формуласы» грант конкурсында җиңүче булды.

Проектны гамәлгә ашыру лачынга охшаш кошларның сирәк төрләре популяциясен арттырырга, алга таба шундый ук проектлар үткәрү өчен тәҗрибә тупларга мөмкинлек бирә, шулай ук Идел-Кама лачын-балабан популяциясен торгызу өчен алшартлар бирә, соңгы тапкыр аның оясы 1974 елда Идел-Кама тыюлыгының Саралы участогы территориясендә теркәлгән булган.

Экология министрлыгы проекты шулай ук Россиянең география, экология, табигый һәм тарихи-мәдәни мирасны саклау һәм популярлаштыру өлкәсендә «Бәллүр компас» илкүләм премиясенең дә иң яхшы өч проекты исемлегенә керде.

Исегезгә төшерәбез, бу «Ышанычлы партнер — Экология» Бөтенроссия конкурсы кысаларында Экология министрлыгы алган бүләкләрнең беренчесе генә түгел. Узган ел ТР Экология министрлыгының «Мәктәптә экология» проекты «Экология өлкәсендә иң яхшы белем бирү проекты» номинациясендә җиңүче булган иде, ә Татарстан Республикасы елгалары һәм сулыкларының экологик торышын яхшырту проекты «Иң яхшы перспективалы проект һәм эшләнмә» номинациясендә диплом алды.

Белешмә өчен: «Ышанычлы партнер — Экология» конкурсының максаты – федераль һәм төбәк дәүләт хакимияте органнарына «Экология» илкүләм проектын нәтиҗәле тормышка ашыруда ил буенча алга таба тиражлау һәм масштаблаштыру өчен иң уңышлы һәм нәтиҗәле табигать саклау региональ практикаларын һәм проектларын ачыклау өлешендә ярдәм күрсәтү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International