Кәгазьнең икенче тормышы – экологик проблеманы хәл итү. Чаллыда «БумБатл» акциясенә ярдәм итү өчен экодәрес узды

2023 елның 14 ноябре, сишәмбе

9 нчы «Алан» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр кәгазьгә икенче тормышны ничек бирергә һәм аны ничек эшкәртергә кирәклеген белделәр. Экология министрлыгының Кама яны территориаль идарәсе экологлары «Эколаб» ҖЧҖ белгечләре белән бергә балалар өчен «Кәгазьгә икенче тормыш» дигән экологик дәрес үткәрделәр. Балаларга целлюлозаның нәрсә икәнен, аны ничек алуларын һәм ни өчен кирәк булуын аңлаттылар. Моннан тыш, мәктәпкәчә яшьтәге балаларның алган белемнәрен практикада ныгыталар, уен формасында балалар макулатураны сортларга аерырга өйрәттеләр.
«БумБатл» акциясе кысаларында дәресләрдән соң балалар тупланган макулатураны энтузиазм белән тапшырдылар. «Без киләчәктә заводта яңа кәгазь әйберләр ясау өчен макулатура җыябыз һәм тапшырабыз. Шулай итеп без агачларны һәм табигатьне саклыйбыз», –  ди тәрбияләнүче София Насыйбуллина.
Искәртеп узабыз, беренчел нәтиҗәләр буенча безнең республика «БумБатл» Бөтенроссия акциясе кысаларында макулатура җыю буенча иң яхшы төбәкләр арасында. «БумБатл» старт алганнан бирле ил буенча макулатураны тапшыруга 276 000 артык кеше кушылган, алар 1400 тоннадан артык кәгазь чималын эшкәртүгә җибәргән.  Акция «Экология» илкүләм проектына ярдәм итү өчен үткәрелә. Макулатураны кабул итү нокталары бөтен Россия буенча эшли, иң якыннарын бумбатл.рф сайтындагы интерактив картада табарга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International