Нәрсә ул экология һәм бу фән нәрсәне өйрәнә? ТР Экология министрлыгы белгечләре Казан укучыларына шул хакта сөйләде

2023 елның 10 ноябре, җомга

Экология нәрсә ул һәм ни өчен барысы да аның турында сөйләшә? Бу һәм башка сорауларга Үзәк территориаль идарә инспекторлары һәм ТР Экология министрлыгының экологик күзәтчелек бүлеге белгечләре җавап бирде. Казанның 75 нче гимназиясендә мавыктыргыч экодәрес узды. Дәрес барышында балалар экология фәненең ни өчен кирәк һәм хәзерге вакытта нинди экологик проблемалар булуы турында белделәр, ә инспекторлар бу проблемаларның ничек кисәтелүен һәм хәл ителүен аңлаттылар.

Очрашуда экология турында гына түгел, ә «БумБатл» челленджы турында да сөйләштеләр. «Катнашу өчен проект сайтында теркәлергә, интерактив картада кабул итү пунктын сайларга, макулатураны тапшырырга һәм шәхси кабинетта бу хакта хисап тутырырга кирәк», – дип сөйләде Үзәк территориаль идарә белгече Сафия Сафонова мәктәп укучыларына.

Исегезгә төшерик, «БумБатл» – кәгазьне эшкәртүгә тапшырып, табигать турында кайгырту мөмкинлеге. Ләкин, теләсә кайсы батл кебек үк, ул шулай ук җыелган макулатура саны буенча ярышлар да булып тора, аларда команда яки шәхси зачетта беренчелек өчен көрәшергә мөмкин. Акция 10 октябрьдән 15 ноябрьгә кадәр «Экология» илкүләм проектына ярдәм итү өчен уза. Узган ел йомгаклары буенча Татарстан Россиянең топ-10 төбәгенә керде. Ике ай эчендә #БумБатл бөтенроссия акциясендә катнашучы татарстанлылар 63,4 тонна макулатура җыеп, аны эшкәртүгә тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International