Экологлар Казанда 250 кв.метрдан артык мәйданлы чүплеккә тап булган

2020 елның 19 ноябре, пәнҗешәмбе

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Казан шәһәренең Үзәк урамы буйлап вертолеттан күзәтү барышында төзелеш һәм ремонт калдыклары булган урынны ачыклаган. Санкцияләнмәгән чүплекнең мәйданы 250 кв. метр тәшкил итә, аның күләме – 46 куб. метр.

Идарәче компаниянең вазыйфаи затына карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.2 статьясының 1 өлеше («Җитештерү һәм куллану калдыкларын җыю, туплау, ташу, эшкәртү, утильләштерү яки зарарсызландыру вакытында әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге таләпләрне үтәмәү») буенча беркетмә төзелгән.  Бүгенге көндә территория гаепле зат тарафыннан тиешле санитар-экологик халәткә китерелгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International