Экология министрлыгы инспекторлары Гвардия урамында «пыяла» чүплек оештыручыларны эзли

2020 елның 9 апреле, пәнҗешәмбе

Ватык пыяладан ясалган чүплек ике катлы йортны хәтерләтә. Казан шәһәренең Гвардия урамы буенча 54 нче йортта яшәүчеләр Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгына шундый хәбәр белән мөрәҗәгать итте. Күбесе пыяла шешәдән гыйбарәт булган көнкүреш калдыкларының мәйданы 501 кв. метр тәшкил итә.

Хәзерге вакытта ТР Экология министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары административ тикшерү эшен кузгаткан. Гаепле затлар Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.2 статьясының 1 өлеше («Җитештерү һәм куллану калдыкларын җыю, туплау, ташу, эшкәртү, утильләштерү яки зарарсызландыру вакытында әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге таләпләрне үтәмәү») буенча җаваплылыкка тартылачак.

Санитар-экологик икеайлык кысаларында рөхсәтсез калдыклар ташлау урыннары экологларның аерым контролендә тора. Җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш иткәндә таләпләрне үтәмәү фактлары катгый рәвештә чикләнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International