Әлмәттә яшәүче берәү белдерү буенча җыйган төзелеш калдыкларыннан чүплек ясаган

2020 елның 20 марты, җомга

Әлмәт шәһәре Урсалы микрорайонында яшәүче бер ир-ат өендә төзелеш калдыкларын кабул итү пунктын оештырган. Ул бетон ватыкларын, китерелгән башка чүп-чарны, алга таба үз участогын тигезләүдә куллану өчен, җиргә өеп барган. Рейд барышында Татарстан Республикасы Экология һәм табигать  ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары чүплек мәйданының 36 кв.м тәшкил итүен исәпләп чыгарган. Өендә чүп җыеп яткан гражданин “Әйләнә-тирә мохитне саклау турында” Федераль законда билгеләнгән таләпләрне бозган өчен Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 8.2 статьясындагы 1 өлеше (“Җитештерү һәм куллану калдыкларын җыйганда, туплаганда, транспортта йөрткәндә, эшкәрткәндә, утильләштергәндә яки зарарсызландырганда әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге таләпләрне үтәмәү”) буенча административ җаваплылыкка тартылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International