“Яшь эколог мәктәбе” шәһәр практикумына гаризалар кабул итү башланган

2020 елның 17 марты, сишәмбе

Казан ш. Шәһәр балалар экология-биология үзәге июньнең беренче декадасында “Биосфера” укучыларның фәнни җәмгыяте кысаларында “Яшь эколог мәктәбе” дигән экологик практикум уздыра. Практикум укучыларны экологик-биологик тикшеренүләр теориясе һәм практикасы белән таныштыра, балаларның экология-биология фәннәре буенча белемнәрен арттыруга, аларны биология буенча олимпиадаларның практик турына әзерләүгә ярдәм итә, шулай ук алга таба мөстәкыйль тикшеренү проектларына, фәнни-тикшеренү конференцияләрендәге чыгышларына һәм төрле дәрәҗәләрдәге конкурсларда катнашуына башлангыч бирә. Анда, Казан шәһәре мәгариф оешмаларының, ата-аналарның гаризалары буенча, 6-10 сыйныф укучылары катнашырга мөмкин. Практикум эше түбәндәге юнәлешләр буенча алып барыла: ботаника, зоология, гомуми һәм сәнәгать экологиясе, проект эшчәнлеге. Гаризалар 2020 елның 26 маена кадәр кабул ителә.

Практикум укытучылары төзегән сораулар буенча зачет балаларның белемнәрне ни дәрәҗәдә үзләштерүенә йомгак ясаячак. 1,2,3 урыннарга чыккан укучылар Казан шәһәре Мәгариф идарәсе дипломнары белән бүләкләнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International