Сәламәт киләчәгебез тарафына гап-гади экоадым! “Чиста су – чиста киләчәк!” дигән рәсем бәйгесе башланган

2020 елның 26 феврале, чәршәмбе

Бөтендөнья су ресурслары көненә багышлап, “Чиста су – чиста киләчәк!” дигән рәсемнәр бәйгесенә хезмәләр кабул ителә башлаган. Чараны оештыручы – Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы ярдәмендә, Татарстан Республикасы Түбән Идел су бассейны идарәсенең су ресурслары бүлеге. 

Конкурс дүрт этапта уздырыла:

1 этап –  2020 елның 27 февраленнән 16 мартка кадәр  - хезмәтләр кабул итү.

2 этап –  2020 елның 16 мартыннан 17 мартка кадәр конкурс жюрие эше.

3 этап – 2020 елның 18-20 марты – Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы порталында конкурска йомгаклар ясау һәм йомгакларны бастырып чыгару.

4 этап –  2020 елның 20 марты – конкурста җиңүчеләрне бүләкләү.

Рәсем бәйгесендә 7дән 18 яшькә кадәрге мәктәп укучылары. башка мәгариф учреждениеләрендә белем алучылар катнаша ала. Барлык иҗади хезмәтләр, укучының фикерләве буенча, мөстәкыйль башкарылган булырга тиеш. Рәсемнең, теләсә кайсы техникадан (акварель, майлы буяу, пастель, карандаш, акбур һ.б.) файдаланып, А4 форматындагы кәгазьдә (210 мм х 290 мм) төсле итеп эшләнелүе шарт. Сәүдә маркалары  сурәтләре яки авторлык хокуклары нигезендә сакланыла торган элементлар урын алган рәсемнәр кабул ителми. Хезмәттә су объектларын пычранудан сакларга чакырган текст (канатлы сүзләр) булырга мөмкин. Бәйгегә рәсемнәр кәгазьдә (тукымада) яки JPG, TIFF, PDF форматында электрон рәвештә (рәсем сканы яки фотосурәте) тапшырыла. График файлның үлчәме 15 Мбттан артмаска тиеш. Сурәтнең бозып күрсәтелмәве, капланып тормавы, каралтылган, яктыртылган яки астын өскә әйләндерелмәгән булмавы кирәк. Хезмәтләрне түбәндәге адрес буенча: Казан шәһәре, Гадел Кутуй урамы, 50, 414 каб., яки электрон почта  (otdel.nvbvu@tatar.ru.) аша җибәрергә. Хезмәтләр 2020 елның 16 марты 18:00 сәгатькә кадәр кабул ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International