“Яшь эколог мәктәбе” дигән шәһәр практикумына гаризалар кабул ителә башлаган

2020 елның 26 феврале, чәршәмбе

“Яшь эколог мәктәбе” экологик практикумы Казанның Шәһәр балалар экологик-биологик үзәге тарафыннан июньнең беренче декадасында уздырыла. Чара балаларны экология-биология тикшеренүләренең теориясе һәм практикасы белән таныштыру, аларның экология-биология фәннәре буенча белемнәрен тирәнәйтү, укучыларны биология фәне буенча олимпиадаларның практик турына әзерләү, шулай ук алга таба мөстәкыйль тикшеренү проектлары, фәнни-тикшеренү конференңияләрендәге чыгышлары һәм төрле дәрәҗәләрдәге бәйгеләрдә катнашулары өчен нигез булдыру мөмкинлеге бирә. Анда, Казан шәһәре мәгариф оешмаларының, ата-аналарның гаризалары буенча, 6-10 сыйныф укучылары катнашырга мөмкин. Практикум эше түбәндәге юнәлешләр буенча алып барыла: ботаника, зоология, гомуми һәм сәнәгать экологиясе, проект эшчәнлеге. Гаризалар 2020 елның 26 маена кадәр кабул ителә. 

Белемнәргә бәя бирү практикум укытучылары тарафыннан әзерләнгән сораулар буенча зачет алу нигезендә хәл ителәчәк. 1,2,3 урыннар яулаган укучылар Казан шәһәре Мәгариф идарәсе дипломнары белән бүләкләнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International