Буа районында чама белән бер гектар мәйданда бик зур чүплек хасил булган

2020 елның 28 гыйнвары, сишәмбе

Төрелмә материаллар, иске чиләкләр, тузган автомобиль шиннары. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе белгечләре Буа районында якынча бер гектар мәйданга җәелгән  гаять зур чүплеккә тап булган. Тикшерү барышында бирегә җирле халыкның чүп ташуы ачыкланган. Татарстан Республикасы Буа шәһәре судына табигатьне саклау законын бозуны юкка чыгару турында дәгъва гаризасы җибәрелгән. Экологлар авыл җирлегенә тиз арада чүплекне юкка чыгаруны йөкләргә ниятли.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International