Яшел Үзәннән Тетеевога кадәрге “Идел киңлекләре”. ТР Хөкүмәт йортында махсус сакланылышлы табигать территориясен булдыруның алшартлары һәм үзенчәлекләре турында сөйләделәр

2020 елның 28 гыйнвары, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында ландшафт профилендәге төбәк әһәмиятендәге  “Идел киңлекләре” дәүләт табигать заказнигын булдыруга багышланган брифинг узды. Чара Су-сазлык биләмәләре Бөтендөнья көненә багышлап үткәрелде.

“Куйбышев сусаклагычы акваториясендә Займище һәм Октябрьский бистәләре тирәсендәге территориягә кагылышлы тема инде 2013-2014 еллардан бирле каралып килә, – дип башлады чыгышын Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министрының беренче урынбасары – әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә Татарстан Республикасы Баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакиров. – Территорияләрне үстерү буенча тәкъдимнәрне карап тикшерү мөмкинлеген булдыру өчен эш төркеме оештырылды. Аның составына кызыксынулы министрлыклар һәм ведомстволар, иҗтимагый оешмалар, шулай ук “Идел һәм халык каршы” дигән инициатив төркем вәкилләре керде, диде ул. Чыгыш ясаучы 2018 елда Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Куйбышев сусаклагычы утрауларындагы табигать ресурсларын инвентарьлаштыру һәм экологик яктан бәяләү буенча комплекслы фәнни-тикшеренү эшләрен башлап җибәрүне оештыруын билгеләп үтте. Тикшеренү төркеме составына Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең экология һәм җир асты биләмәләреннән файдалану институты, Казан федераль университеты һәм Идел-Кама дәүләт табигый биосфера тыюлыгы белгечләре кергән. Яшел Үзән шәһәреннән алып Тетееево авылына кадәр тикшеренүләр үткәрелгән, күзәтүләр нәтиҗәләре министрлыкның Фәнни-техник һәм Иҗтимагый советлары тарафыннан хупланган. Шулай итеп, 2019 елның декабрендә республикабызда “Идел киңлекләре” заказнигын булдыру табигатьне саклау структуралары һәм фәнни җәмгыятьнең комплекслы уртак эше йомгагына әйләнгән.

“Махсус сакланылышлы табигать территориясен булдыруның максаты – Идел елгасы утрауларының уникаль табигый ландшафтын саклау. Биредә кыйммәтле шактый күп үсемлекләр һәм хайваннар төрләре, шул исәптән Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының Кызыл китапларына кертелгән үсемлекләр һәм хайваннар бар”, – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе  Федор Батков.

Заказникның мәйданы 29 мең гектар тәшкил итә. Ул 3 муниципаль район – Лаеш, Югары Ослан, Яшел Үзән районнары һәм Казан шәһәре территориясендә урнашкан.

“Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов, әлеге юнәлешнең мөһимлеген аңлап, бу территориягә контрольлек һәм күзәтчелек итүгә бәйле чараларны хәл кылу өчен, 10 кешедән торган дирекция булдыру турында карар кабул итте. Дирекция кирәкле барлык техника белән тәэмин ителәчәк”, – дип басым ясап әйтте Федор Батков.

 Кыр шартларында киң колачлы тикшеренүләр чорында 163 утрауның барлыгы (сусаклагычның проекттагы биеклегеннән чыгып) билгеләнде, дип сөйләп үтте Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең экология һәм җир асты биләмәләреннән файдалану проблемалары институты директоры урынбасары Дмитрий Иванов. “Утраулар 5 зур төркемгә бүленде: Яшел Үзән, Займище, Куземетьево, Казан һәм Тетеево төркемендәге утрауларга. 163 утрауның һәркайсына, хәтта барлык сай сулыкларга кәгазьдә һәм электрон рәвештә экологик паспортлар булдырылды. Аларда утрауларның географик хәле, мәйданы, юридик статусы турында мәгълүматлар, шулай ук бөтен табигате турында мәгълүматлар китерелгән”, – дип билгеләп үтте чыгыш ясаучы. Хәзерге вакытта республикадагы җәнлекләрнең 30 процентының тикшерелгән территориядә яшәве билгеләнгән.

Казан (Идел буе) федераль университетының экология һәм табигатьтән файдалану институты профессоры Татьяна Рогова (тыюлыкның атамасы – нәкъ менә аның идеясе): “Безнең төп бурыч – тыюлыкны саклаудан бигрәк, табигать комплексының үз-үзен торгызуга сәләтен тәэмин итү”, – дип ассызыклады. Идел-Кама дәүләт тыюлыгы директоры Юрий Горшков әлеге тыюлык үрнәгендә махсус сакланылышлы табигать территорияләре эшчәнлеге кысаларында табигатьне саклау чаралары һәм фәнни чаралар үткәрү турында сөйләде.

Шөкер, хәзерге вакытта илебездә Идел елгасына, шул исәптән “Экология” илкүләм проектын тормышка ашыру кысаларында, зур игътибар бирелә. Бу максатка Татарстан Республикасында 2020 елга, 2021-2022 еллар чорына 6 369,9 миллион сум акча каралган, шул исәптән Россия Федерациясе бюджетыннан – 5 159,6 миллион сум.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International