Иске әйберләргә яңа сулыш өрәбез. Бөтенроссия экологик бәйгесе игълан ителде

2019 елның 17 декабре, сишәмбе

Рус географик җәмгыяте һәм “Россия дәреслеге” корпорациясе оештырган Бөтенроссия бәйгесендә катнашып, планетабызны саклауга ярдәм итәргә мөмкин. Моның өчен икенчел эшкәртүгә материал (калдык) сайлап алырга, аны эшкәртү ысулларын өйрәнеп, тәҗрибәдә кулланып карарага кирәк. Хезмәтләр 2019 елның 31 декабренә кадәр кабул ителә. Җиңүчеләр 2020 елның 15-20 апрелендә билгеләнәчәк.

Конкурс дүрт номинация буенча уздырыла:

1нче номинация – “Интроверт-калдыклар”. Әлеге номинациядә чүпне аерып җыюны пропагандалау буенча конкурска җибәрелгән видеоматериаллар, чүпне аерып җыюның файдасы һәм зарурилыгы турында сөйләүче фотосурәтләр һәм фоторепортажлар тупланмалары, шәһәр/бистәдә  чүпне аерып җыю урыннарының дизайн-проектлары (чүп савытлары бизәлешен, савытлардагы мәгълүмати стикерларның макетларын кертеп) катнаша.

2нче номинация – “Калдыкларның да яшисе килә”. Әлеге номинациядә калдыкларны экологик вәзгыятьне яхшыртуга юнәлдерелгән файдалы материаллар һәм әйберләр ясарлык итеп эшкәртү/куллану буенча иҗади эшләнмәләр һәм проектлар катнаша.

3нче номинация – “Һәркайда матурлык тудырабыз”. Әлеге номинациядә икенчел чималны арт-объектларга, интерьер һәм экстерьерны бизәү әйберләренә, кече архитектура формаларына һәм башка объектларга әйләндерердәй иҗади идеяләр катнаша.

4нче номинация – “Рециклинг һәм экология. Астан яңача караш”. Әлеге номинациягә әйләнә-тирә мохитне чүптән саклау темасына рәсемнәр кабул ителә (1 – 4 сыйныф укучылары өчен).

Конкурста Россия Федерациясенең теләсә кайсы типтагы мәгариф учреждениеләрендә (балалар бакчалары, мәктәпләр, лицейлар, гимназияләр һ.б.) тәрбияләнүче-белем алучылар, сәнгать мәктәпләре укучылары, балаларга өстәмә белем бирү үзәкләренә йөрүчеләр, яшь категорияләре кысаларында мәгариф учреждениеләренә йөрмәүче балалар катнашырга мөмкин.

Бу хакта тәфисллерәк мәгълүматлар белән  https://eco.rosuchebnik.ru/konkursy/den-vtorichnoy-pererabotki-podarim-novuyu-zhizn-starym-veshcham/ сылтамасы аша узып танышырга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International