15 000нән артыграк керпе коткарып калынган! Нурлат һәм Чүпрәле районнары укучылары 350 кило чамасы батареяне утильләштерүгә җыйган

2019 елның 10 декабре, сишәмбе

Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларында яраксызга чыккан батареяләрне җыю акциясенең беренче этабына йомгак ясауны дәвам итәбез. Чүпрәле һәм Нурлат районнарының мәктәп укучылары да әлеге чарада актив катнашкан. Экологик акцияне гамәлгә ашыруда “Дюраселл Раша” компаниясенең ярдәм итеп килүен – яраксыз батареяләрне җыю өчен махсус савытлар бирүен искә төшерик. Акциянең беренче этабы барышында балалар бер батареянең 20 кв.м чамасы мәйданда туфракны пычратуын, моның исә ике агачның үсеп утыруы, ике сукыр тычкан һәм бер керпенең яшәве өчен җитәрлек мәйдан булып торуын аңлауга ирешкән. 

Нурлат мәктәбе укучылары акция барышында барлыгы 152 кг, Чүпрәле мәктәбе укучылары исә – 196 кг батарея җыйган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International