Башкорт компаниясе икеләтә күләмдә штраф түлиячәк

2019 елның 25 ноябре, дүшәмбе

Башкорстанда бер компания вакытында штраф түләмәгән өчен Башкортстан Республикасы Стәрлетамак шәһәр суды карары нигезендә Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 20.25 статьясы (“Административ җәзаны үтәүдән баш тарту”) нигезендә административ җаваплылыкка тартылган.

Быелның гыйнварында Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторларының юридик затны җирләрне саклау буенча таләпләрне үтәмәгән өчен административ җаваплылыкка тартканлыгын искә төшерик. Әлмәт шәһәрендә склад бүлмәсен арендага алып торган компания техник күкерт тутырылган капчыкларны шунда гына калдырып киткән.  Шулай итеп, тиешле чаралар күрмәү 4нче класс хәвефлелектәге калдыкларның туфракка эләгүенә китергән. Экологлар әлеге факт буенча компаниягә карата Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 8.7 статьясындагы 2 өлеше (“Җирләрне яхшырту, саклау һәм туфракны җилдән, судан ашалудан саклау һәм башка процессларны, җирләрнең сыйфатын начарайтуга китерердәй әйләнә-тирә мохиткә бүтән тискәре йогынтыны булдырмый калу буенча билгеләнгән таләпләрне һәм мәҗбүри чараларны үтәмәү”) буенча административ җәза билгеләү турында карар чыгарган. Хәзерге вакытта компаниягә икеләтә күләмдә  – 900 мең сум күләмендә яңа штраф түләргә туры киләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International