Әлмәт районында нефтьүткәргеч тишелгән урында экологлар эшли

2019 елның 15 ноябре, җомга

Әлмәт районында Түбән Мактама авылы тирәсендә тишелгән торбадан нефть агып чыккан. Җир астыннан бәреп торган “кара алтын” фонтанын Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары рейд барышында күреп алган. Моннан тыш нефть продуктларының Исемсез инешкә эләгүе билгеләнгән. Торба тишелү җәһәтеннән тиешле чаралар күрү өчен нефтьүткәргечкә хуҗа булган компания хезмәткәрләре кичекмәстән чакыртып алынган.

Экологлар тарафыннан алынган нәтиҗәләр, алга таба тикшерү өчен, Татарстан табигатьне саклау районара прокуратурасына җибәрелгән.

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International