Уен рәвешендә күңелле биремнәр, фәнни экспериментлар, иҗади командаларның үзара аралашуы. Минзәлә районы Тау асты Байлар төп гомуми белем бирү мәктәбендә әнә шуларны үз эченә алган экологик чара үткәрелгән. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре укучыларны экологларның көндәлек эше белән таныштырган, калдыклар, чүпне аерып җыю турында күп кенә файдалы мәгълүматлар турында сөйләгән. Балалар үзләре дә белемнәрен күрсәтергә тырышып, әйләнә-тирә мохитнең торышын яхшырту буенча фикерләре белән уртаклашкан. “Экология белән кызыксыну арта. Кешеләр инде, уйлап-нитеп тормастан, барысын бергә чүплеккә тондырмый, бәлки иске әйберләргә ничегрәк итеп яңа “сулыш” өреп булу турында уйлый”, – ди идарә белгече Владимир Мозаффаров.