Экологлар табигатькә тискәре йогынтыны бәяләү максатыннан Лениногорск районына нефть аккан урынга барды

2019 елның 11 ноябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе хезмәткәрләре Татарстан районара табигатьне саклау прокуроры таләбе нигезендә, әйләнә-тирә мохиткә китерелгән тискәре йогынтының нинди дәрәҗәдә булуын ачыклау максатыннан, туфрактан пробалар алу өчен нефть продуктлары агып торган урында булып кайтты. Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, узган ял көннәрендә Лениногорск районы Шөгер авыл җирлеге территориясендә нефть эмульсиясе агуга юл куелган. Нефть продуктлары белән пычратылган туфрак мәйданының 145 кв метр тәшкил итүе исәпләп чыгарылды. Тикшерү материаллары, прокурор чарасын күрү өчен, табигатьне саклау прокуратурасына тапшырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International