Казанда законсыз төстә ком чыгару буенча җинаять эше тикшерелә

2019 елның 7 ноябре, пәнҗешәмбе

Казан шәһәре Идел буе районында җир асты байлыкларын урлау буенча җинаять эше кузгатылган. Шәхесе әлегә мәгълүм булмаган берәү Поперечно-Отарская урамында гомум таралган файдалы казылма (ком) чыгарып яткан. Әлеге закон бозу очрагының быел сентябрь аенда Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары тарафыннан теркәлгәнлеген искә төшерик. Законсыз гамәлнең барлыгы 253 куб.м күләмендә гомумтаралган казылма байлыкны урлауга китерүе исәпләп чыгарылган.

Хәзерге вакытта Россия Федерациясе Җинаять кодексының 158 статьясындагы 1 өлеше буенча җинаятьне тикшерү эше алып барыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International