13 октябрь көнне, экологик тәрбия һәм белем бирү программасы кысаларында, Татарстан шәһәрләрендәге бала тудыру йортлары территорияләрендә агач утырту буенча “Атадан – улга” республика табигатьне саклау акциясе уздырылачак, аны Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы оештыра.
Акциядә катнашуга булачак ата-аналар, шулай ук балалары бала тудыру йортларының һәм балалар больницаларының патронажы астында булган ата-аналар җәлеп ителәчәк. Акция гаиләләрне ныгытуга һәм халыкны экологик кыйммәтләргә тартуга хезмәт итәчәк. Ул Казанда, Чаллыда, Түбән Камада, Әлмәттә һәм Яшел Үзәндә үткәреләчәк.
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, республика халкына өзлексез экологик тәрбия һәм белем бирү системасын үстерүгә аеруча игътибар биреп, шундый төрле юнәлешле акцияләр үткәрә.
“Атадан – улга” табигатьне саклау акциясе Казан шәһәренең Өйләнешүчеләр паркында үткәрелә һәм никахка керүче парларга кавышкан беренче көннәрендә агач утырту мөмкинлеге бирә торган акциянең логик дәвамы булып тора. Өйләнешүчеләрнең фикерләре буенча, ул никах йоласына өстәмә тантаналык һәм күңеллелек бирә, яшь парларның тере табигатькә сак мөнәсәбәтен ныгыта.
“Атадан – улга” акциясенә кушылырга теләүчеләрне сәгать 10га Казан ш. республика клиник больницасының Перинаталь үзәгенә чакырабыз.