Кәләй балалар бакчасына йөрүче сабыйлар табигатьтәге көзге үзгәрешләрне өйрәнә

2019 елның 24 октябре, пәнҗешәмбе

Табигать билгеләре арасындагы элемтәләрне билгеләделәр һәм көзгә хас үзенчәлекләрне барладылар. Кәләй станциясе тимер юл бистәсенең “Солнышко” балалар бакчасына йөрүче нәниләргә экология дәресе үткәрелде. Балалар Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе белгечләре уздырган чарада көз темасына табышмаклар чиште, җырлады, кошларны “күчмә – кышлаучы” категорияләренә бүлде һәм коелган яфракның кайсы агачныкы булуын билгеләде. Балалар бакчасында ата-аналарның актив ярдәмендә рәсемнәр һәм эшләнмәләрнең тематик күргәзмәсе оештырылды.

Үткәрелгән экодәрес балаларның кошлар турында аң-белемнәрен киңәйтүгә, шулай ук тере һәм тере булмаган табигатькә карата сакчыл мөнәсәбәт булдыруга ярдәм итә, ди тәрбиячеләр. Үзләштергә күнекмәләрен үстерү өчен нәниләргә экологик кулланмалар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International