Экологлар ел башыннан бирле 11 370 мөрәҗәгатьне карап тикшергән

2019 елның 21 октябре, дүшәмбе

Ел башыннан бирле Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Республика экологик иҗтимагый кабул итү бүлмәсенә инде 11 370 мөрәҗәгать кергән. Шуның 6935е – “Мәктәп экопатруле” мобиль кушымтасы аша.

Экологлар “Халык контроле” системасы аша 1162 мөрәҗәгатьне, WhatsApp, Telegram, Eco.signal элемтә каналлары, Министрлыкның электрон почтасы, “Кайнар линия” телефоны аша 1528 хәбәрне карап тикшергән. Гражданнарны шәхсән кабул итүләр барышында һәм Министрлыкның кабул итү бүлеге аша 1745 мөрәҗәгать кабул ителгән.

Табигатьне саклау законын бозу фактлары турында түбәндәге элемтә каналлары аша хәбәр итеп булуын искә төшерәбез:

- (843)267-68-67 телефоны аша;

- eco.signal@tatar.ru электрон почта аша;

- интернет-кабул итү бүлмәсе аша: http://eco.tatarstan.ru/rus/priem.htm;

- WhatsApp һәм Telegram өстәмә элемтә каналлары аша, +79872169779 номерын җыеп;

- “Халык контроле” системасында “Экология” категориясе буенча хәбәр итеп;

- “Мәктәп экопатруле” мобиль кушымтасы аша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International