Чаллыда чүпне аерып җыю турында экология дәресе булып узды

2019 елның 16 октябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе териториаль идарәсе хезмәткәрләре Чаллы шәһәре 52нче  урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары өчен калдыкларны аерып җыю буенча экология дәресе уздырды. Дәрес интерактив уен рәвешендә үтте. Чара барышында балалар  сорауларга бик актив төстә җаваплар бирде, чүпне аерып җыйды, төркем уеннарында катнашты. Укучылар “чиста” һәм зур габаритлы чүпләрнең ни-нәрсә икәнлеге, төсле контейнер бакларының ни өчен кирәк булуы турында белде.

“Укучылар өчен экологик агартуның мөһимлеге бәяләп бетергесез зур. Экология белемнәре һәр кешегә үз гамәлләренең табигатькә китергән нәтиҗәләрен аңлау, әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынтыны мөмкин булган кадәренчә киметү турында уйлану өчен кирәк”, – ди экологлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International