Кама Тамагы районында берьюлы берничә корылма кору юлы белән Куйбышев сусаклагычына килеп-китеп йөрүне чикләгәннәр

2019 елның 8 октябре, сишәмбе

Кама Тамагы районының Лабышка авылы территориясе табигатьне саклау законы таләпләренең ни дәрәҗәдә үтәлү-үтәлмәвенә тикшерү узган. Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе һәм Дәүләт экологик күзәтчелек инспекциясе идарәсе инспекторлары Светлая урамында Куйбышев сусаклагычына килеп-китеп йөрүне чикләүнең берьюлы берничә очрагын теркәгән. Яр буеннан 3,2 м ераклыкта 1687 кв.м мәйданда тимер койма корылуы, су кырыеннан 14 һәм 25 метр ераклыкта нигез корып куелуы ачыкланган. Моннан тыш су объектының үзендә платформа урнаштырылуы билгеләнгән.

Тикшерү материаллары тиешле чаралар күрү өчен “Росприроднадзор” Татарстан Республикасы буенча идарәсенә җибәрелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International