Татарстан Республикасында экологик белемгә өйрәтә башлауга 50 ел тулу кысаларында Казанда фәнни-гамәли конференция узачак

2019 елның 4 октябре, җомга

Татарстан Республикасында экологик белеменә өйрәтә башлауга 50 ел тула. Ульянов-Ленин исемендәге Казан Дәүләт университетының табигатьне саклау һәм биогеоценология кафедрасы, Россиядә иң беренче пәйда булган экология факультеты юбилеен билгеләп үтү кысаларында 2019 елның 21 ноябрендә УНИКС мәдәни-спорт комплексының кече залында “Татарстан – Россия: табигатьне саклау белеменә өйрәтә башлауга 50 ел (1969-2019)” дигән фәнни-гамәли конференция уздырыла.

Ике көнлек конференция программасына республиканың әйдәп баручы галим-экологлары катнашында пленар утырыш һәм “Татарстан Республикасында укыту-фәнни бергәлек казанышлары” дигән “Түгәрәк өстәл” кертелгән.

Конференциядә катнашуга заявкалар электрон почтага (mania_kazan@mail.ru) кабул ителә.

Конференцияне оештыручылар – Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы, Татарстан Фәннәр академиясенең экология һәм җир асты биләмәләреннән файдалану проблемалары институты, “Идел-Кама дәүләт табигый биосфера тыюлыгы” федераль дәүләт бюджет учреждениесе  ярдәмендә, Казан федераль университеты.

“Татарстан – Россия: табигатьне саклау белемен бирә башлауга 50 ел (1969-2019)” дигән фәнни-гамәли конференция программасы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International