Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы каршындагы Иҗтимагый советта – яңа рәис

2019 елның 12 сентябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы каршындагы Иҗтимагый советка Татарстан Фәннәр академиясе экология һәм җир асты биләмәләреннән файдалану проблемалары институтының гамәли экология лабораториясе өлкән фәнни хезмәткәре Шлычков Анатолий Петрович җитәкчелек итәчәк. Аның кандидатурасы совет әгъзалары тарафыннан бертавыштан хупланды.

Моңа кадәр Иҗтимагый советка җитәкчелек итеп килгән Евгений Иванович Игонин,  яшәү урынын алыштыру сәбәпле, вазифасыннан китә. Ул, коллегаларына мөрәҗәгать итеп, бергәләшеп башкарылган эшләре өчен рәхмәт белдерде. “Быелга төзелгән планыбыз тулы күләмендә тормышка ашырылыр дип уйлыйм. Министрлык каршындагы Иҗтимагый советның әйбәт күрсәткечләргә ирешеп, нәкъ менә нәтиҗәле эшчәнлеге белән үзенә игътибар җәлеп иттерәсенә ышанам”, – дип өстәде ул.

Экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков Евгений Ивановичка җылы рәхмәт сүзләре ирештерде. “Нәтиҗәле эшегез өчен зур рәхмәт Сезгә! Совет составында, чыннан да, үз эшенең осталары, безнең эшчәнлегебездә һәрвакыт сезнең фикерегез исәпкә алына”, – диде ул.

Иҗтимагый совет утырышы кысаларында шулай ук яңа бастырып чыгарылган экологик юнәлештәге китаплар һәм кулланмалар белән таныштыру булды, үткәрелеп килүче бәйгеләр, шулай ук министрлыкның Коррупциягә каршы программасын үтәүнең барышы турында сөйләп үтелде.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International