Менделеев районын су басу куркынычыннан коткаралар. Биредә эшләр федераль максатчан программа кысаларында тормышка ашырыла

2019 елның 12 сентябре, пәнҗешәмбе

Торак йортлар, туган якны өйрәнү музее, икмәк заводы, парк, электр тапшырулар линияләре һәм гаүткәргеч. Язгы ташу вакытында әлеге объектларның һәммәсе су эчендә кала килде. Менделеев халкы 2012 һәм 2013 елларда суның тәрәзә урталарына кадәр җитүен бүгенгедәй хәтерли. “Хәзерге вакытта “Ушков утраулары” урнашкан мәйданчык су эчендә калды, музейның тарихи өлеше бинасына зыян килде.  Су басуга каршы корып куелган корылмалар да булышмады: су белән агып киттеләр”, – дип хәтер йомгагын сүтә туган якны өйрәнү музееның өлкән фәнни хезмәткәре Ольга Боднарь. Ул гидротехник корылманың 19 гасыр ахырында төзелүен, 20нче гасыр урталарында агач конструкцияләренең тимер-бетон конструкцияләргә алыштырылуын искәртте. Гидротехник корылма завод биналарын эшләтү өчен кирәк булган, шулай ук Тойма елгасы янәшәсендә яшәүчеләрнең ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен файдаланылган. 

Гидроузелның җирле халыкның тормыш эшчәнлегенә хәвеф-хәтәр белән янардай дәрәҗәдә тузуы, шулай ук 84 миллион сумнан артыграк күләмдә зыян китерү ихтималы аны төзекләндерү турында карар чыгаруга китергән.  Гидротехник корылманы реконструкцияләү проекты 2019-2020 елларга исәпләнелгән, һәм ул “2012-2020 елларда Россия Федерациясендә су хуҗалыгы комплексын үстерү” федераль максатчан программасы кысаларында тормышка ашырыла. Объектны финанслауны һәм дәүләт контрактын төзүне Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы тәэмин иткән.

“Әлеге объект өчен безгә 24 миллион сум бүлеп бирелде. Проект 2 этапка бүленгән: 2019 елда – 6 миллион, 2020 елда – 18 миллион сумлык эшләр башкарырга тиешбез. Беренче өлеше асылда төгәлләнде дә инде: калкавычлар урнаштырылды, күпер түшәмәсе эшләнде, металл конструкцияләр алыштырылды, территориянең бер өлеше төзекләндерелде. Икенче этап кысаларында дулкынтоткычлар әзерләргә, субайлар сугарга кирәк булачак, шулай ук дамбаны күтәртергә ниятләп торабыз.  Эшләрне 2020 елның 3 кварталында төгәлләргә исәплибез”, – дип хәбәр итте Менделеев районының төзелеш идарәсе начальнигы Артур Захарян. “Тормышка ашырылып килүче бу чара шәһәр өчен һәм, гомумән, район өчен бик мөһим”, – дип басым ясап әйтте ул.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International