Урыссуда бер предприятие үзенә бирелгән күрсәтмәне үтәмәгән өчен штрафка тартылган

2019 елның 23 августы, җомга

Инспекторларның күрсәтмәсен үтәмәгән өчен – штраф. Ютазы районы җәмәгать суды экологик бозуларны юкка чыгару буенча билгеләнгән срокта тиешле чаралар күрмәгән өчен Урыссу предприятиесенә карата әнә шундый карар чыгарган. 2018 елның декабрендә үткәрелгән планлы тикшерү барышында Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы Ык буе территориаль идарәсе инспекторларының предприятиедә түбәндәгеләрне ачыклавын искә төшерик:

- 1-4 класс хәвефлелектәге калдыкларга паспортлары юклыгын;

- әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты ясардай объектларны дәүләт учетына алуга заявканың тапшырылмавын;

- һавага чыгарыла торган пычрак матдәләр чыганакларына инвентарьлаштыру үткәрелмәвен;

- төтене атмосфера һавасына тискәре йогынты ясардай транспортның тикшерелмәвен.

Ачыкланган фактлар буенча вазифаи зат Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.2 статьясы, 8.1 статьясы, 8.46 статьясы буенча административ җаваплылыкка тартылган. Кабат тикшерү уздыру күрсәтмәнең үтәлмәвен ачыклаган. Моның өчен предприятиегә карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 19.5 статьясындагы 1 өлеше буенча административ беркетмә төзелгән. Бозулар ел азагына кадәр юкка чыгарылырга тиеш.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International