Казанда бер предприятие табигатькә китерелгән 3 миллион сумнан артыграк зыянны каплаячак

2019 елның 19 августы, дүшәмбе

2017 елның апреле һәм ноябрь аенда Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе белгечләре туфракны нефть продуктлары белән пычратуга кагылышлы ике очракны ачыклаган булган. “Кара металл кабул итү пункты территориясен тикшергәндә, материалларның ачык мәйданчыкларда өеп сакланылуы, ягъни явым-төшем йогынтысыннан саклау өчен түбә астына кертелмәве, яңгыр сулары агып китү челтәре булдырылмавы ачыкланды. Бу хәл туфракның уңдырышлы катламын юкка чыгаруга китергән: нефть продуктлары белән пычранган мәйданның 827,7 кв. м тәшкил итүе исәпләп чыгарылды,” – ди экологлар. Ул чагында предприятие Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.6 статьясындагы 2 өлеше (“Пестицидлар һәм агрохимикатлар яки кешеләрнең сәламәтлеге һәм әйләнә-тирә мохит өчен куркыныч тудырырдай матдәләр һәм куллану калдыклары белән эш итү кагыйдәләрен бозу аркасында туфракның уңдырышлы катламын юкка чыгару, шулай ук җирләрне бозу”) буенча 160 мең сумлык штраф рәвешендә административ җаваплылыкка тартылган. Әмма штраф түләү генә табигатьне саклау законын бозучыларны табигатькә китерелгән зыян өчен административ җаваплылыктан коткарып кала алмый. Татарстан Республикасы Арбитраж суды экологларның табигатькә 3 451 300 сум күләмендә китерелгән зыянны каплау турында дәгъва таләпләрен хуплаган.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International