ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы: 13-14 августта һавада зарарлы матдәләрнең нормадан артып китүе теркәлмәде

2019 елның 16 августы, җомга

Казан, Чаллы һәм Түбән Камада атмосфера һавасы пычрануны контрольдә тоту буенча автомат станцияләр зарарлы матдәләр күләменең тиешледән артып китмәвен ачыклады. Стационар постлар өзлексез эшләп тора, анализ ясау өчен мәгълүматлар ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгына даими тапшырылып тора.

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау сайтында атмосфера һавасының торышы турында күрсәткечләрнең аз-маз тайпылышларны исәпкә алмыйча гына бирелүен истән чыгармаска кирәк.  Үлчәп-тикшереп караудан мәгълүм булган күрсәткеч чынбарлыктагы күрсәткечтән уртача 25%ка читкә тайпылырга мөмкин.

Автомобиль юлларының санитария зонасыннан яки тиешле автомобиль кую урыннарының санитария зоналарыннан алынган мәгълүматларны торак пунктлардагы түгел, ә эш зоналарындагы рөхсәт ителгән микъдарда зарарлы матдәләр күләмнәре турында мәгълүматлар белән чагыштырып карарга кирәк.  “Предприятиеләрнең, корылмаларның һәм башка объектларның санитария-саклау зоналары һәм санитария классификациясе” яңа редакциядәге СанПиН санитария-эпидемиология кагыйдәләрен һәм нормативларын гамәлгә кертү турында” 25.09.2007 ел, №74 РФ Баш санитар табибы карары нигезендә, автомагистральләр, метрополитен, тимер юл транспорты линияләре, гаражлар һәм автомобиль кую урыннары өчен химик, биологик һәм/яки физик йогынты чыганагыннан ераклык бу йогынтыны гигиена нормативларына кадәр калдырырдай итеп билгеләнә. 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International