Балтач районында "Чиста яр" акциясе узган

2019 елның 14 августы, чәршәмбе

"Чиста яр" республика акциясе кысаларында Балтач районының Кече Лыза авылы янындагы "Романтик" савыктыру лагере күлен чистартканнар. Өмә районның битараф булмаган кешеләре һәм "Форпост" яшьләр хәрәкәте көче белән үткәрелгән. "Бүген без 15 капчык чүп җыйдык: пластик шешәләр, черек агачлар, целлофан пакетлар. Акциягә шулай ук "Романтик" лагеренда ял итүче балаларны да җәлеп иттек", – дип билгеләп үтте Балтач районы административ комиссиясенең җаваплы сәркатибе Фидан Хәмидуллин.

Акциядә 4000 кеше катнашкан. Исегезгә төшерәбез, су объектлары ярларын тиешле санитар халәткә китерү буенча "Чиста яр" акциясе бөтен республика буенча үткәрелә. "Уникаль объектларны саклау" илкүләм проекты кысаларында быел муниципаль берәмлекләр көче белән, волонтерларны җәлеп итеп, Татарстанның 90 су объектын чистарту планлаштырыла.

  

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International