Идел-Кама территориаль идарәсе инспекторлары Кама елгасы төбендә җир асты биләмәләреннән лицензиясез файдалануны ачыклаган

2019 елның 12 августы, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе инспекторлары Кама елгасында табигатьне саклау законын бозуны билгеләгән. Экологлар биредә “ГЛОНАСС” мәгълүмат-навигация системасы ярдәмендә ПЛ-38 су кранының билгеләнгән чикләрдән чыгуын – ком-вак таш катнашмасының лицензияләнелмәгән биләмәдән чыгарылуын күреп алган.

Юридик зат Административ хокук бозулар турында РФ кодексының  7.3 статьясындагы 1 өлеше (“Җир асты биләмәләреннән җир асты биләмәләреннән файдалануга лицензиясез генә файдалану”) буенча административ беркетмә төзү өчен Идел-Кама идарәсенә чакыртылган.  Килеп туган хәлне тулысынча ачыклау өчен документлар соратып алынган.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International