Лениногорск районында яр буенда нефть продуктларын күмү билгеле булган

2019 елның 23 июле, сишәмбе

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсенә ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләреннән Лениногорск районы Сергеевка авылында нефть продуктларын күмү турында хәбәр алынган. Экологлар коллегалары күрсәткән урынга килгәч, Кислинка елгасы яры буенда күмеп куелган нефть продуктлары калдыкларын тапкан. “Нефть продуктлары күмелгән урынга туфрак өелгән иде. Туфрак катламын көрәк белән  актара башлагач, тирә-юньгә нефть прдуктлары агып чыкты. Пычранган мәйданның гомуми күләменең 170 кв.м тәшкил итүе исәпләп чыгарылды,” – ди Румия Минязова.

Экологлар пычранган мәйданнан – туфрак пробалары, Кислинка елгасыннан – су пробалары алган. Хәзерге вакытта пробалар тикшерелә. Шулай ук Административ хокук бозулар турында РФ кодексының  8.13 статьясындагы 4 өлеше (“Су объектларының пычрануына, чүпләнүенә һәм (яки) саегуына китерердәй дәрәҗәдә су объектларын саклауга карата таләпләрне бозу”), Административ хокук бозулар турында РФ кодексының  8.6 статьясындагы 2 өлеше (“Пестицидлар һәм агрохимикатлар яки кеше сәламәтлеге һәм әйләнә-тирә мохит өчен куркыныч тудырырдай башка матдәләр һәм җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш итү кагыйдәләрен бозу аркасында туфракның уңдырышлы катламын юкка чыгару, шулай ук җирләрне бозу”),  Административ хокук бозулар турында РФ кодексының  8.7 статьясындагы 2 өлеше (“Җирләрне яхшырту, саклау һәм туфракны җилдән, судан ашалудан саклау һәм башка процессларны, җирләрнең сыйфатын начарайтуга китерердәй әйләнә-тирә мохиткә бүтән тискәре йогынтыны булдырмый калу буенча билгеләнгән таләпләрне һәм мәҗбүри чараларны үтәмәү”) буенча административ тикшерү алып барыла.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International