Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриковның Балыкчы көне уңаеннан котлавы

2019 елның 12 июле, җомга

Хөрмәтле балыкчылар, предприятиеләр һәм балык хуҗалыклары хезмәткәрләре, балыкчылык тармагы ветераннары һәм һәвәскәр балыкчылар! Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез – Балыкчы көне белән котлыйм!

Әлеге һөнәр  бик гадел төстә махсус әзерлек тә, аерым бер холык-фигыльгә ия булуны да таләп иткән авыр һөнәрләрнең берсе булып санала. Бүген балык һәм башка су биоресурсларын тоту, эшкәртү һәм үрчетү – икътисадыбызның мөһим өлешеннән берсе. Тармакка дистәләрчә ел хезмәт итеп, традицияләрне саклаучыларга һәм үзләренең бәһаләп бетергесез тәҗрбәсен яшь буынга тапшыручыларга аерым зур рәхмәт сүзләре җиткерәсе килә.

Бу бәйрәм көнендә барчагызга балыкны мулдан тотуыгызны һәм әйбәт һава торышы, кармак-ятьмәләрегезнең сынатмавын, суда, шулай ук җирдә күбрәк уңай килүен, табигатькә ихтирамлы мөнәсәбәт телим. Сезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, бәхет,  иминлек, уңышлар насыйп булсын! Оптимизм хисе беркайчан да югалмасын!

Татарстан Республикасы

экология һәм табигать ресурслары министры

А. В. Шадриков

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International