“Чиста яр буе” җыештырырга чакыра. 15 июльдән Татарстанда табигатьне саклау акциясе башлана

2019 елның 10 июле, чәршәмбе

15 июльдән Татарстан Республикасында ел саен үткәрелеп килә торган “Чиста яр буе” дигән табигатьне саклау акциясе башланып китәчәк. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы һәм муниципаль берәмлекләр тарафыннан берлектә үткәрелә торган чара сулыклар ярларын чистарту, тәртипкә китерүгә, җәмәгать активлыгын үстерүгә һәм табигатькә карата сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләүгә юнәлдерелгән. Акциядә, гадәттәгечә, муниципаль хакимиятләр, җирле үзидарә органнары вәкилләре, ихтыяри һәм иҗтимагый оешмалар активистлары, студентлар һәм мәктәп укучылары, төрле структуралар, ведомстволар вәкилләре, гомумән, табигатьне саклауга битараф булмаучыларның һәммәсе катнаша ала.

Акция кысаларында тәүге зур җыештыру-чистарту эшләре 20 июль көнне Татарстан башкаласында Лесное күле яры буенда узачак. “Чиста яр буе” акциясе 30 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International