Лагерьның көндәлек тормышы! Актанышта укучылар экологик уенда катнашты

2019 елның 8 июле, дүшәмбе

Актаныш шәһәренең “Бүләк” лагеренда ял итүчеләр өчен “ЭКОҗәй” станцияләре буенча уен булып узды. Уенны Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе  хезмәткәрләре үткәрде. Әйләнә-тирә мохит –  төбәгебездә үсә торган үсемлекләр, хайваннар, сулыклар белән танышу чараның төп идеясенә әйләнде. Чарада катнашучыларга берничә станция узу һәм ничек тә күбрәк балл җыю тәкъдим ителде. Бер үк вакытта спорт, шулай ук акыл көчен күрсәтү станцияләренә әйләнде бу. Уен барышында балалар капчыкларга пластик чүп-чар җыйды һәм аны ничек дөрес итеп утильләштерергә кирәклеге турында уйлашты. Икенче бер станциядә исә балалар, капшап, капчыкларда ниләр ятканлыгын әйтеп бирергә тиеш булды. Әйтергә кирәк, табигатьне саклау белән “җенләнгән” балалар барлык биремнәрне тел-теш тидергесез үтәде.

Экологлар ышандырып әйткәнчә, мондый ачык экологик дәресләр логик фикерләүне үстерү, халык алдында чыгыш ясарга өйрәнү мөмкинлеге бирә, җаваплы карарларны кичекмәстән кабул итүгә, килеп туган хәлләрдән чыгу юлын  тиз генә табуга этәргеч бирә.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International