Подряд оешмасы Әлмәт тирәсендә рөхсәт ителмәгән урынга чүплек ясап куйган өчен 250 мең сум түлиячәк

2019 елның 18 июне, сишәмбе

Полипропиленнан эшләнгән әйберләр, тимер савытлар, бетон, агач һәм көнкүреш калдыклары, изоляцияле чыбыклар һәм кабельләр кисәкләре. Әлмәт шәһәре тирәсендәге объектларның берсен реконструкцияләү эшләре алып барган подряд оешмасы үзеннән соң әнә шул чүп-чарны калдырып киткән. Җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш итүдә табигатьне саклау законын санга сукмау очрагын Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары ачыклаган. Алар, территорияне тикшереп, 47,5 м2 мәйданның 32 м3 күләмендә төрле калдыклар белән пычрануын теркәгән. Юридик затка карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.2 статьясы (“Җитештерү һәм куллану калдыклары, озон катламын җимерүче матдәләр яки башка хәтәр матдәләр белән эш иткәндә экология һәм санитария-эпидемиология таләпләрен үтәмәү”) буенча 250 мең сум күләмендә штраф билгеләнгән. Чүплек бер ай эчендә юкка чыгарылырга тиеш.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International